Табигатькә - китап аша
14 июнь көнне Теләнче-Тамак китапханәсендә "Табигатькә - китап аша" дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә узды. Табигать белән язучыларның, шагыйрьләрнең тыгыз элемтәдә булулары турында тамашачыларга китапханәчеләр җиткерде. "Ак чәчәк" балалар бакчасыннан килгән балалар Җир анабыз белән очрашып, матур теләкләрен әйттеләр. Урта мәктәптә укучы кызлар башкаруында Җир шарын төрле афәтләрдән саклау хакында бию карап үттек. Кичә бик матур һәм истәлекле булды!