Тлянче-Тамакская сельская библиотека - филиал № 32

"Ак чишмә"

6 нчы сентябрь көнне Хуҗи авылы чишмәсе буенда "Чишмә бәйрәме" үтте. Баш китапханәче Сагьдиева Рәмилә чишмә тарихы белән таныштырып китте. Ә инде Бриллиант апа , тама шачылар белән берлектә, үзенең яшь чакларын исенә төшереп мәктәп балаларының җыр - биюләрен , татар халык уеннарын карап, үгет-нәсихатьләрен бирде. Ә инде бәйрәм ахырында самавардан кайнап чыккан хуш исле үлән чәе белән сыйландык.