Стародрюшская сельская библиотека - филиал № 31

"Кулда каләм, телдә фикер Ак кәгазгә талпына"

Китапханәдә шагыйрә Гөлшат Зәйнашева иҗатына карата китап күргәзмәсе оештырылды. Г.Зәйнәшеваның беренче иҗат тәҗрибәләре - шигырьләре, җырлары, үзешчән драма коллективлары өчен язган бер пәрдәле пьесалары илленче елларның ахырларында көндәлек матбугатта һәм "Күңелле сәхнә", "Мәктәп сәхнәсе", "Клуб сәхнәсе", "Эстрада" кебек күмәк җыентыкларда басылып чыгалар. 
   Иң популяр җырлары тупланган "Илле җыр" (1988) исемле китабы өчен Г.Зәйнашева 1991 елда Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләп премиясенә лаек була.