Стародрюшская сельская библиотека - филиал № 31

"Язны сәламли кошлар"

 1 апрель - Халыкара кошлар көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан китапханәдә укучылар белән"Язны сәламли кошлар" дип исемләнгән мәгълүмәти чара үтте. 

    Китапханәче балаларны кошлар дөньясы белән таныштырды, кошлар турында табышмаклар әйтте, әңгәмә үткәрде. Балалар Р.Бәшәрнең “Сандугачлы бишек”, Р.Сәлах “Тукран”, Н.Мәдьяров “Сыерчык”, Н.Арысланов “Кара карга” шигырьләрен кычкырып  укыдылар.