Бер портрет тарихы
Күзкәй китапханәсендә Габдулла Тукайның 140-еллыгына багышланган "Бер портрет тарихы" дигән очрашуда укучылар белән, рәссам Ефим Симбиринның "Шагыйрь Г. Тукай" портреты белән таныштык. Рәссам шагыйрьне иҗади Илһамның мистик халәтендә гәүдәләндерә. Габдулла Тукай куллары белән урындык аркасына таянган хәлдә уйчан карашын еракка төбәгән. Рәссам язучының кичерешен, тормышын, күңел халәтен бик оста күрсәтә, образын ачып бирә. Балалар белән портретның нинди төсләр кулланып ясалуы, арткы фондагы образлар, шагыйрьнең киеме, уйчан карашының ни аңлатуы турында фикер алыштык.