Фәннур Сафин- моңлы шагыйрь
Якташыбыз, яраткан шагыйрь авылдашыбыз Фәннур Сафинга багышланган әдәби-музыкаль кичә "Моңлы шагыйрь" дип аталды, һәм бу очрашуда шагыйрьнең авылдашлары, сыйныфташлары катнашты. Әлбәттә аның язмышын, иҗатын тагын бер тапкыр искә төшердек. Матбугат битләрендә чыккан язмаларны һәм яраткан шигырьләрне кычкырып укыдык. Моңлы җырларын бергәләп җырладык.