Музейда бер көн
Күзкәй авыл китапханәсе бер төркем укучылар белән "Музейда бер көн" дигән исем астында авыл музеена сәяхәт кылдылар. Музейда сакланган экспонатлар белән таныштылар. Борынгы әби-бабайларның тормышта, яшәештә кулланган эш коралларын: гөбе, орчык, киле, урак, каба һәм башка бик күп ят исемнәр белән аталган әйберләрне кызыксынып тотып карадылар.