"Тукай әкиятләре доньясы"
Күзкәй китапханәсендә Г. Тукайның якынлашып килүче туган көне - 140 еллык юбилее уңаеннан "Тукай әкиятләре дөньясы" дигән әдәби сәгать үткәрдек. Тукай турында кыскача мәгълүмат биргәннән соң әкиятләрен тагын бер кат искә төшердек, ни дәрәҗәдә аның иҗатын белүләрен тикшерү өчен викторина сорауларына җаваплар алдык, әкият геройлары Кәҗә белән Сарык, Су анасы белән очраштырдык. "Су анасы"н, яттан шигырьләр сөйләттек, "Туган тел" җырын бергәләп җырлап тәмамладык.