Мрясовская сельская библиотека - филиал № 11

"Гаилә.Мәхәббәт.Тугрылык".

Установить напоминание:   /   Загрузить в календарь

8 июль – Бөтенроссия гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне буларак билгеләп үтелә.
Билгеле булганча, гаиләдәге мөнәсәбәтләрдән кешенең җәмгыятьтәге тормышы башлана, шуңа күрә гаиләдә җылылык һәм яктылык хөкем сөрү мөһим. Гаилә төрле буыннарны бәйләүче звено ролен үти, ул дини, милли һәм мәдәни традицияләрне саклый. Ныклы, сәламәт гаилә – көчле илнең нигезе. Шуңа күрә гаилә әгъзаларына карата уңай караш,ярату хисен тәрбияләү кечкенәдән үк –мәктәпкәчә яшьтән башланырга тиеш.

Бөтенроссия гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен әле берничә ел элек кенә бәйрәм итә башладылар.Бәйрәмнең символы булып ромашка чәчәге тора. Нәкъ менә әлеге ак таҗлы чәчәкләр гаиләдә бер-береңә булган мәхәббәтне, аклыкны, пакълыкны сурәтли.