06 февраля 2020
6 февраля Бизякинская библиотека присоединилась к Межрегиональной акции «Читаем книги Нины Павловой», инициированной Межпоселенческой центральной библиотекой Красносулинского района. Цель акции–популяризация творчества детской писательницы Нины Михайловны Павловой.
27 января 2020
27 январь көнне Совет гаскәрләренең Ленинград блокадасын өзүгә 76 ел тула. Шул данлы дата белән таныштыру, совет халкының чиксез батырлыгы, Ленинградлыларның каһарманлыгы турында сөйләү максатында Бәзәкә китапханәчесе Ф.Башарова урта мәктәптә “Җиңелмәс Ленинград” дигән батырлык сәгате үткәрде.
17 декабря 2019
Бәзәкә авылының горурлыгы булган шагыйрь М.Гыймазетдиновның иҗатын өйрәнү һәм танытуга авылдашлары күп көч куялар. 2019 елда педагог ветеран Р.Мөхетдинованың “Гомер җырда калсын” дигән китабы басылып чыгу шуның ачык дәлиле. Һәм менә матур декабрь кичендә авылдашлары Бәзәкә мәдәният йортына аның 76нчы туган көне уңаеннан әзерләнгән Р.Мөхетдинованың “Гомер җырда калсын” китабын тәкъдим итү кичәсенә җыелдылар.
24 октября 2019
23 октябрь көнне Бәзәкә китапханәсе Эшче һөнәрләр елына багышлап “Күпме хезмәт, күпме һөнәр бездә!”дигән танып белү сәгате үткәрде.
20 сентября 2019
Берләшкән Милләтләр Оешмасы Генераль Ассамблеясе карары белән 21 сентябрь Халыкара тынычлык көне буларак билгеләп үтелә. Җир планетасында сугышлар әледән-әле кабатланып тора, һәм ел саен билгеләп үтелә торган Тынычлык көне миллионлаган кешеләрне шул турыда уйларга, шул хакка ни дә булса эшләргә этәрә. Бәзәкә мәктәбендә авыл китапханәсе белән берлектә үткәрелгән “Тыныч Җирдә бәхетле балачак” дип исемләнгән Тынычлык дәресе башлангыч сыйныф укучылары өчен үткәрелде.
14 августа 2019
Бәзәкә авылы китапханәчесе нәни укучыларына китаплар алып “Ләйсән” балалар бакчасына килде һәм “Китаплы балачак” исемле әкиятле сәгать уздырды.
14 августа 2019
Бәзәкә китапханәсенә “Китапханә дуслары” түгәрәгенә йөрүчеләр чираттагы чарага җыелдылар.
15 марта 2017
21 февральдә Бәзәкә авылы китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә, түбән класс укучылары катнашында “Рәхмәт сиңа, солдат!” дигән иҗади сәгать үткәрелде.