Китап укыйбыз – мультфильм карыйбыз
Татар китапханәсендә 7 нче «Алтын балык» бакчасы балалары кунак булдылар. Китапханәче аларга Тукайның балачагы турында сөйләде, әкиятләре белән таныштырды. Балалар күргәзмәдәге китапларны карадылар, әкият геройларын таныдылар. «Тукайны бергәләп укыйбыз. Читаем Тукая вместе» акциясенә кушылып, «Су анасы» әсәреннән өзек укылды, ә дәвамы мультфильмда каралды. Әкиятнең эчтәлеге буенча әңгәмә үткәрелде.