Табигать белән гармониядә яшибез
Татар китапханәсендә, «Кама таңнары» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приют балалары белән Бөтендөнья әйләнә-тирәне саклау көненә карата экологик уен үткәрелде. (Тәрбиячеләре Нәҗметдинова В.А.)
Катнашучылар табигать, экологик проблемалар турында сөйләштеләр, «Урман табышмаклары», «Дүртенче артык», «Үсемлекне таны!», «Эрудит» раундларын үттеләр. Сорауларга җавап биреп, яхшы белемнәр күрсәттеләр һәм табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен кабатладылар. Ахырда татлы призларга ия булдылар.