Татарская библиотека - филиал № 19

Бәхетле балачак илендә

1 июнь - Халыкара балаларны яклау көнендә, Татар китапханәсе «Химик» ТИҮ берлектә,  3 нче “Менделеев токымнары” химик-технологик лицей лагерына йөрүче балалар өчен бәйрәм программасы уздырдылар.

Балаларны ТИҮ җитәкчесе Әлфия Талыпова, китапханәче Гөлназ Хафизова сәламләде, изге теләкләрен җиткерделәр. Китапханәче катнашучыларга уеннар тәкъдим итте. Барлык балалалар асфальтта рәсемнәр ясадылар. Җиңүчеләр призларга ия булдылар.