Чәйле әңгәмә
Татар китапханәсенең “Ядкарь” әдәби-иҗади клубы әгъзалары, “Менделеев токымнары” химик-технологик лицеенда узган “Чәйле әңгәмә”дә катнашты.
Очрашуны, Халыкара гаилә көненә багышлап, Бөтендөнья татар конгрессы Менделеевск бүлеге, ”Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы, Татар теле укытучылары ассоциясе берлектә оештырды. Әңгәмәдә шәһәрнең актив татар хатын-кызлары катнашты. Гаилә кыйммәтләре, туган телне саклау үстерү мәсьәләләре, үзара хезмәттәшлек турында гамьле сөйләшү узды, киләчәккә планнар корылды.