Псеевская сельская библиотека - филиал № 10

Путешествие в сказочный мир Тукая

26 апрельдә Татарстан Республикасында Туган тел көне һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу билгеләп үтелә. Еллар үткән саен аның бөеклеге арта гына бара. Габдулла Тукайның китаплары яхшылыкка өйрәтә, гадел һәм шәфкатьле булырга өнди. Әлеге вакыйга кысаларында Песәй авыл китапханәсе балалар бакчасы белән берлектә (тәрбиячесе Г.М. Хәсәнянова) балалар өчен «Тукайның әкияти дөньясына сәяхәт» дигән әдәби-танып белү сәгате үткәрде.

Ул барыбызның да яраткан шагыйре Габдулла Тукайга багышланды. Бу көнне балалар янына Габдулла Тукай әсәрләре геройлары-Су анасы һәм Шүрәле дә кунакка килде. Алар нәниләрне шагыйрьнең иҗаты һәм биографиясе белән таныштырдылар, бәләкәй Апушның авыр балачагы турында сөйләделәр. Чара барышында балалар Тукайның «Су анасы», «Шүрәле», «Кәҗә белән Сарык хикәя» әкиятләре белән таныштылар, аның иң яхшы әдәби әсәрләреннән өзекләр тыңладылар. Балалар бик теләп «Тукай әсәрен иллюстрация буенча җый һәм табып бир» дигән әдәби уенда катнаштылар, ятлап килгән шигырьләрен укыдылар, «Туган тел» җырын җырладылар. Чара ахырында бик кызыксынып Габдулла Тукай китаплары белән таныштылар һәм мультфильмнар карадылар.