Центральная библиотека

"Азнакаебызның 95 еллык күркәм юбилее"

Быел Азнакаебызның 95 еллык күркәм юбилее. Шул уңайдан чыгарылыш сыйныф укучыларына Азнакай шәһәренең үткәне бүгенгесенә багышланган кызыклы танып-белү сәгате үткәрелде. Туган ягыбызның истәлекле урыннары, талантлы шәхесләре барланды. Мавыктыргыч викторина сораулары аша укучылар үзләренең туган җирләрен ни дарәҗәдә белүләрен тагын бер кат ассызлыкладылар һәм горурлык хисләрен белдерделәр.