"Күпкырлы иҗат"


Безнең Азнакаебыз- чын дәрәҗәсендә иҗатчылар бишеге ул! Иҗат әһелләребез белән горурланабыз, алардан үрнәк алабыз, хөрмәтлибез, онытмыйбыз. Азнакай Үзәк китапханәсендә яшь буынны да аларның тормыш юлы, иҗаты белән һәрдаим таныштырып торабыз. Ямьле җәй аеның 7 июнь көнендә якташыбыз Туйкә авылында туган Усманов Мөдәрис Арслангали улынада исән булса, 100 яшь тулган булыр иде. Аның балачагы туган авылында үтә. Авылда җидееллык белем ала. Бөек Ватан сугышында катнаша. Яу кырында яраланып госпитальгә эләгә. Анда дәваланып чыкканнан соң, хәрби хезмәттән бөтенләйгә азат ителә.Авылына кайткач, колхоз идарәсендә хезмәт оештыручы, клуб мөдире, мәктәптә сәркатип булып эшли. Иҗат белән ул 1945 елдан шөгыльләнә башлый. Солдат язмалары, хикәя, скетчлар яза, вакытлы матбугат битләрендә бик еш күренә. “Күңелле сәхнә” җыентыгында үзенең әсәрләре белән катнаша. Дан ордены, “Батырлык өчен”, “Германияне җиңгән өчен” медальләре белән бүләкләнә. 1998 елда Мәхмүт Хәсәнов исемендәге бүләккә лаек була. Мөдәрис ага инде бүгенге көндә безнең арабызда булмаса да, аның якты истәлеге безнең күңелләрдә саклана.