Центральная библиотека

«Татар китабы – 2026»

Бүген 9 июнь көнне Азнакай районы үзәк китапханәсендә «Татар китабы – 2026» бәйгесе кысаларында, Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән уздырыла торган әдәби кичә узды. Чарада Татарстан китап нәшриятының баш мөхәррир урынбасары, тарих фәннәре кандидаты Ләйсән Миңнуллина; Татарстан китап нәшриятының матур әдәбият редакциясе бүлеге мөдире, язучы, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Язучылар берлегенең А.Алиш исемендәге премия лауреаты Галимҗан Гыйльманов, язучы, әдәбият белгече, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Рәҗәп Бәдретдиновлар катнашты. Кунакларны Азнакай муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дамир Гыйләҗев, мәдәният идарәсе җитәкчесе Гөлсинә Хафизова сәламләделәр. Кичә барышында Татарстан китап нәшрияты хезмәткәрләре "Татар китабы" бәйгесе белән таныштырдылар. Районыбызда эшләп килүче “Гөлстан” әдәби-иҗат берләшмәсе әгъзалары, әдәбият белән кызыксынучы, конкурста катнашырга теләүче яшь каләмчеләр, китап сөючеләр үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар. Кичәбезне үзенең матур җырлары, кабатланмас тавышы белән җырчы, композитор, "Болгар" бию ансамбле солисты Гөлназ Закирова бизәде.