“Якташларыбыз-безнең горурлыгыбыз”




Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин 2026 елны Россия халыклары бердәмлеге елы дип игълан итте. Шул уңайдан Азнакайның 12 нче “Росинка” балалар бакчасында “Якташларыбыз-безнең горурлыгыбыз” дип исемләнгән бик матур чара узды.Чарада 18 нче “Улыбка”балалар бакчасы тәрбиячеләре һәм балалар, шулай ук шагыйрә, китапханәче Гөлчәчәк Садретдинова да катнашты. Балалар шагыйрәнең иҗаты белән таныштылар, аның шигырьләрен, җырларын башкардылар. Гөлчәчәк апалары да аларны җирле шагыйрәләр иҗаты белән таныштырды. Балаларга Халыклар дуслыгы уңаеннан балалар өчен язылган шигырьләрен укыды. Кичә “Туган тел җыры белән тәмамланды.