Центральная библиотека

“Галиҗәнап китап сүзе”

Илне ир-егетләребез тота. Ә туган якның горурлыгы - аның талантларында, абруе - олы шәхесләрендә. Азнакай да үзендә туып-үскән, канат ярган һәм үзенең эшләре белән туган җирне олылаучы шәхесләре белән хаклы горурлана. Шуларның берсе - Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, язучылар берлеге әгъзасы, тарихчы, Петр I фән һәм сәнгать академиясенең мөхбир әгъзасы, язучы-публицист, Бөтендөнья татар конгрессының “Татар халкына күрсәткән хезмәтләре өчен” медале иясе, Саҗидә Сөләйманова һәм Мәхмүт Хәсәнов премияләре лауреаты, Халыкара социаль-экологик берлек әгъзасы Марсель Мөхәммәтша улы Гариповның Азнакай шәһәренең Мәдәни үзәгендә “Галиҗәнап китап сүзе” дип исемләнгән 80 яшьлек юбилей кичәсе үтте. Юбилярны Татарстан Язучылар берлеге, район җитәкчеләре, ветераннар, хезмәттәшләре, каләмдәшләре, китапханәчнеләр һәм иҗат сөючеләр тәбрик итте.Кичә барышында язучының районыбыз үсешенә керткән алыштыргысыз хезмәтләрен хөрмәтләп,бик күп котлау сүзләре яңгырады.