“Илнең батыр улы”

Агымдагы елда илебез Бөек Җиңүнең 81еллыгын каршылады. Бөек Ватан сугышына Азнакай районыннан 16 меңнән артык ир-егет һәм кызлар китте. Шуларның 8 меңнән артыгы туган җиребездән еракта, яу кырында ятып калдылар. Район үзәк китапханәсендә батыр якташыбыз, Түбән Сукаеш авылы егете генерал-майор Фатыйх Гарыйф улы Булатов истәлегенә багышланган “Илнең батыр улы” исеме астында искә алу кичәсе үтте. Чарада Азнакайның 2нче мәктәп укучылары тарихчы Марсель Гарипов белән очраштылар. Генералның туганы булган Марсель Гарипов Фатыйх Булатовның шәхси әйберләре белән таныштырды, аның турыда истәлекләрне яңартып, кызыклы фактларга тукталды. Рус теле укытучысы Лилия Фарукшина үз укучылары белән Фатыйх Булатов иҗаты буенча проект эше белән конкурста катнашулары һәм район күләмендә җиңүләре турында сөйләде. Кичәдә генерал-майорның тормыш юлы яктыртылып, иҗаты белән таныштырылды, укучылар Ф.Булатовның шигырьләрен сөйләп якташыбызны искә алдылар. Батырлар мәңге онытылмый. 1997 елдан башлап Сукаеш авылы мәктәбе Фатыйх Булатов исемен йөртә. Генерал-майор гомеренең соңгы көннәренә кадәр туган Сукаеш мәктәбе белән тыгыз элемтәдә торды, дип сөйли авыл мөгаллимнәре. Аның укучыларга язган тирән эчтәлекле хатлары, котлау телеграммалары, мәктәпкә бирелгән бик күп сандагы бүләкләре хәзер дә мәктәп музеенда саклана.