Центральная библиотека

“Тукай варислары”

Апрель ае татар халкы өчен үзенчәлекле чор — ул шигърият ае һәм бөек шагыйрь Габдулла Тукай ае буларак билгеләп үтелә. Бу вакытта табигать яңарышы белән бергә, рухи яңарыш та килә. Бу айда Тукай һәйкәлләре янында,мәдәният үзәкләрендә ,китапханәләрдә шигырь укулар, очрашулар, әдәби кичәләр еш үткәрелә.  23 апрель көнне Азнакай Үзәк район китапханәсендә милләтебез горурлыгы-Габдулла Тукайның олугъ юбилее уңаееннан оештырылган “Тукай варислары” дип исемләнгән күркәм чара узды.Әлеге чарага Азнакай шәһәренең 1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбеннән 2нче һәм 3нче сыйныф укучылары, шулай ук 7 нче урта гомуми белем бирү мәктәбеннән 2 нче сыйныф укучылары, укытучылары чакырулы иде. Китапханәчеләр коллективы кичәне олпат шагыйребезнең “Бәйрәм бүген” җыры белән ачып җибәрделәр.Шагыйрә Гөлчәчәк Садретдинова килгән кунаклар белән таныштырып,аларны бәйрәм белән котлады.Укучылар Габдула Тукайның шигырләрен образларга керә-керә бик матур итеп яттан сөйләделәр. 2025 елда “Сәяр” балалар һәм яшүсмерләр театрларының район фестивалендә 1 урын, Республика фестивалендә шулай ук 1 урын, 2026 елда ”Сәхнә көзгесе” милли республикакүләм татар балалар театры фестивалендә 1 урын, шулай ук 2026 елда ”Илһамият-Вдохновение” халыкара фестивалендә 2 урыннар яулаган 7нче мәктәптә эшләп килүче “Мизгел”балалар театрында уйнаучы балалар (җитәкчеләре Хәмидуллина Сөмбел Нәфис кызы) килгән кунакларга талантлы якташыбыз,”Гөлстан” әдәби берләшмә әһеле Халидә Галимованың “Серле алан” әсәрен сәхнәләштереп күрсәттеләр. Габдулла Тукай, Муса Җәлилнең шигырьләренә нигезләнеп язылган әлеге мавыктыргыч, тәрбияви сәхнә әсәре көчле алкышларга күмелде. Китапханә җитәкчесе Исламова Зөлфия Әхсән кызы чарада катнашкан 1нче һәм 7 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе укытучылары Әхмәтшина Ракия Фәнис кызына, Кашапова Рәмзия Фәрваз кызына, Хәмидуллина Сөмбел Нәфис кызына һәм талантлы балаларга рәхмәтен белдереп, сертификатлар тапшырды.