"Без Тукай оныклары"


21 нче апрель көнне Азнакай Үзәк китапханәсендә шәһәребезнең 10 нчы номерлы "Алтынчәч" һәм 1 нче номерлы "Кыңгырау" балалар бакчасы балалары катнашында "Без Тукай оныклары"дип исемләнгән бик матур очрашу кичәсе булды. Чарада шулай ук китапханәчеләр, "Гөлстан"чылар да катнашты. "Алтынчәч" балалар бакчасы балалары җирле шагыйрәләрнең җырларын, шигырьләрен башкардылар, Габдулла Тукайның "Шүрәле" әкиятен сәхнәләштерделәр."Сөенсеннәр әле балалар "дип исемләнгән китап күргәзмәсе һәм олугъ шагыйребез Тукай әсәрләре дә кунакларда зур кызыксыну уятты. Балалар да, олылар да очрашудан бик канәгать калды.