Центральная библиотека

"Без Тукайлы милләт"

2 нче апрель көнне Үзәк китапханәдә "Азнакай" шифаханәсендә сәламәтлекләрен ныгытучы балалар катнашында "Без Тукайлы милләт" дип исемләнгән күркәм чара узды. Балалар татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тормыш юлы, иҗаты, шигырьләре белән таныштылар.Табышмакларга җаваплар таптылар. Шагыйрьнең шигырьләрен яттан сөйләделәр, кызыклы видеоролик карадылар. Соңыннан бергәләп башкарган "Туган тел "җыры Тукайга мәдхия булып яңгырады.