"Туган ягым-Азнакай"



10 апрель көнне Үзәк китапханәдә 8 нче мәктәп укучылары катнашында "Туган ягым-Азнакай" дип исемләнгән танып-белү сәгате узды. Укучылар Азнакаебызның 95 еллыгы уңаеннан әзерләнгән китаплар күргәзмәсе белән таныштылар. Туган төбәгебезгә, аның истәлекле урыннарына багышланган мәгълүматны бик кызыксынып тыңладылар, викторина сорауларына җавап бирделәр.