"Илһамлы гомер"





8 нче апрель көнне Үзәк китапханәдә якташыбыз , танылган драматург, шагыйрә Вилданова Сәрия Сәлман кызының тууына 90 еллык уңаеннан искә алу чарасы узды. Улы Илгиз, килене Светлана, ике туганы Мөҗәһит әфәнде, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Земфира Мөхәммәдярова, хезмәттәшләре, театр әһелләре, ”Гөлстан”чылар, китапханәчеләр катнашында узган әлеге җылы очрашуда бик күп истәлекләр барланды. Чарада Сәрия Вилданованың шигырьләре, җырлары яңгырады.