Балтачевская сельская библиотека - филиал № 9
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42318912-9/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 423302,РТ, Азнакаевский район, с.Балтачево, ул.Молодежная, 1а

"Әйдә, китап укыйбыз"

Китап – безнең тормышта иң мөһим, иң кирәкле әйберләрнең берсе. Ул киңәшче дә, ярдәмче дә, дөреслеккә юл күрсәтүче дә. Балалар китабы киләчәк буынны тәрбияләүдә, тормышта дөрес юнәлеш сайлауда зур ярдәм булып тора. 2 апрель – Халыкара балалар китабы көне. Шул унайдан китапханәдә балалар бакчасында йөрүче балалар белән "Әйдә,китап укыйбыз" исеме астында чара узды. Балалар үзләренә ошаган китапларны карадылар. Соңыннан китапханә тормышында актив катнашучы Тәслимә апа Мөстәкыймова балаларга Г. Тукай шигырьләрен укыды.