Алькеевская сельская библиотека - филиал № 7

«Татарча диктант»

Бүген Әлкәй авыл китапханәсендә авыл кешеләре дөньякүләм «Татарча диктант» акциясендә катнашты. Акциянең максаты – татар телен саклау һәм аны киң җәмәгатьчелек арасында популярлаштыру, грамоталылык дәрәҗәсен күтәрү, татар телен өйрәнүгә кызыксыну уяту, шулай ук татар халкының милли үзаңын һәм мәдәни үзенчәлеген ныгыту.