"Габдулла Тукай иленә сәяхәт"



Әгерже авылы сабыйларынның Габдулла Тукай иленә сәяхәте дәвам итә. 28 апрель көнне Әгерже авылы китапханәсендә "Чишмәкәй" балалар бакчасына йөруче кызчыклар һәм малайлар Габдулла Тукай әсәрләре буенча ясалган "Бала һәм Күбәләк", "Эш беткәч уйнарга ярый", "Гали белән Кәҗә" мультфильмнарын карадылар. Сабыйлар әле укый белмәсәләрдә бөек шагыйребезнең күп кенә әсәрләре белән таныш инде. Һәм иң мөһиме - алар Габдулла Тукай әсәрләрен бик яратып тыңлыйлар, карыйлар. Киләчәктә дә шулай ук яратып укырлар дигән өмет бар.