Чубар-Абдулловская сельская библиотека - филиал № 32

«Юл тозаклары»

Җәй – ул балалар өчен иң көтеп алынган, шатлыклы вакыт. Ләкин бу очракта куркынычсызлык кагыйдәләрен истә тоту бик мөһим. Шул уңайдан балалар өчен ялны кызыклы һәм файдалы оештыру максатыннан Мәндәй мәдәният йорты янында оешкан ял лагеренда «Юл тозаклары» дип исемләнгән махсус уен-эстафета үтте. Балалар урамда йөрү һәм юл йөрү куркынычсызлыгы кебек мөһим темалар буенча белемнәрен ныгыттылар.