«Имин каникуллар»


Җәй-ул искиткеч вакыт, күңелле һәм шатлыклы чор, ул вакытта балалар күп вакытларын өйдә, урамда, яшьтәшләре арасында үткәрәләр. Җәйге каникуллар күңелсезлекләр һәм җәрәхәтләр белән караңгыланмасын өчен авыл фельдшеры Юсупова Х.Х. белән берлектә куркынычсызлык сәгате үткәрдек. Мәктәп яны лагеры укучылары өчен җәй көне Кояшның активлыгы, суның кешегә нинди файда китерүе һәм сулыкларның нәрсәсе белән куркыныч булуы, бөҗәк тешләвеннән ничек сакланырга кирәклеге турында сөйләдек.