«Сиңа да, миңа да, барысына да кызык булсын өчен»



1 июнь – иң матур һәм якты бәйрәмнәрнең берсе-балаларны яклау көне билгеләп үтелә. Бу балалар өчен иң шатлыклы бәйрәмнәрнең берсе генә түгел, ә өлкәннәргә «балачак»ның нинди матур чоры икәнен искә төшерү дә. Шул уңайдан авыл мәдәният йорты каршында күңел ачу сәгате үтте. Чара башында балалар бәйрәмнең тарихы белән таныштылар, бөтен дөнья балаларының Бала хокуклары турындагы конвенция яклавында булуын белделәр. Аннары, командаларга бүленеп, балалар хәрәкәтле уеннарда катнаштылар.