Чубар-Абдулловская сельская библиотека - филиал № 32

"Сөрән сугу"

Тиздән милләтебезнең зур хезмәт бәйрәме – Сабантуй җитә. Сабан туена бүләк җыю –үзе бер бәйрәм. Бүген авылыбызда шундый күңелле чара узды. Йорт хуҗалары безне капка алдында бүләкләре белән шатланып көтеп алдылар. Бүләкләр белән бергә һәркем үзенең җылы теләкләрен әйтте. Барлык бүләк бирүчеләргә зур рәхмәтләребезне җиткерәбез. Бүләк җыю йоласы күңел күтәренкелеге белән, шау-гөр килеп узды.