Чубар-Абдулловская сельская библиотека - филиал № 32

«Тәмәкесез тормыш – бәласез сәламәтлек»

Бүген китап укучылар өчен «Тәмәкесез тормыш – бәласез сәламәтлек» мәгълүмат сәгате үтте. Китап укучылар тәмәке тартуның кешенең наркотик матдәгә — тәмәкедә булган никотинга авыртулы һәвәслеген чагылдыра торган гадәти гамәлләр системасы булуын белделәр. Тәмәке тартуның зыяны турында аз әйтелми, әмма бу начар гадәтнең таралуы арта бара, чөнки өлкәннәр һәм яшүсмерләрнең күпчелеге тәмәке тартуны сәламәтлек өчен зарарлы дип санамый. Китапханәче тәмәке тарту вакытында сулыш һәм йөрәк-кан тамырлары системаларына зур бәрелеш ясалуына, үпкәләрнең чүпләнүенә, салкын тию авырулары ешаюына, үпкә рагы куркынычы артуына басым ясады.