«Игелек һәм шәфкать хакына»


12 майда ел саен Халыкара шәфкать туташы көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан Юсупова Х.Х. шәфкать туташы һөнәренең тарихы, Россиядә шәфкать туташы эше тарихы белән таныштырды. Ул шәфкать туташының авыр һәм җаваплы, ләкин бик кызыклы һәм мөһим эше турында җентекләп сөйләде, балаларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде. «Җәйге чорда балалар травматизмын профилактикалау»- тематик роликлар күрсәтелде. Ул танып белү чарасын түбәндәге сүзләр белән төгәлләде:«Һәр кеше - үз сәламәтлеген үзе булдыручы, шуңа күрә кечкенәдән үк физкультура белән шөгыльләнү, чыныгу һәм кагыйдәләрне үтәү бик мөһим».