"Пионер- сугыш геройларына багышлана"
19 май - Пионериянең туган көне уңаеннан "Пионер- сугыш геройларына багышлана" исемле мәгълүмат сәгате үтте. Совет чорында һәр малай һәм кыз кызыл пионер галстугын һәм значогын зур горурлык һәм җаваплылык хисе белән тагып йөрткәннәр.Мәктәп музеенда Пионерияга багышланган почмакта күзәтү ясалды. Әлеге почмак аша яшь буынга Бөек Ватан сугышы чорында зурлар белән беррәттән фронтта, партизаннар хәрәкәтендә, тылда батырлык үрнәге күрсәткән герой пионерлар турында сөйләнелде. Курку белмәс яшьтәш геройлар, аларның батырлыклары турында әңгәмә балалар күңелендә соклану, горурлык хисләре уятты.