Диплом

Әдәби марафон – 2017 елдан даими үткәрелә торган онлайн-проектларның берсе. Проектның максаты – кешеләрне татар әдәбияты, китаплары, журналлары белән таныштыру. Әлеге бәйге Интернет челтәрендә 21 көн дәвамында бара. Проект кысаларында көн саен татарча әдәби әсәр укырга һәм укыган әсәрләрдән иң кызыклы һәм иң файдалы өзекләрне «Вконтакте» социаль челтәргә урнаштыру таләп ителә.