Чубар-Абдулловская сельская библиотека - филиал № 32

“Татарча диктант”

Бүген “татар телен беләм” дип санаган һәркемгә үзен сынап карау мөмкинлеге тудырылды. Авыл китапханәсендә “Татарча диктант” акциясе үтте.Катнашучылар диктантны бик теләп яздылар, язу өчен сайланган Габдулла Тукай текстының бик кызыклы булуын билгеләп үттеләр. Татарча диктант туган телебезгә хөрмәт белдерү, татар телендә хатасыз язарга өйрәтү, әдәби татар телен кулланучыларның даирәсен арттыру, орфографик һәм грамматик хаталарны тикшерү максатыннан үткәрелә.