Чалпинская сельская библиотека - филиал № 29

#ТаҗетдинЯлчыгол

27 июнь көнне Зәй районы Югары Мәлемдә мәгьрифәтче, табиб, язучы, дин белгече Таҗетдин Ялчыголга багышлап истәлек тактасы ачылды.Тантаналы чарада Таҗетдин Ялчыголның нәсел дәвамчылары, бүгенге көндә Чалпы авылында гомер итүче Таҗетдин Ялчыголның улы Шәрәфетдиннең. 5 нче буын оныгы Әсгать Сәгьдиев, тормыш иптәше Гөлфия ханым, "Гыйрфан" мәчете имам-хатыйбы Зөфәр хәзрәт Хәйбрахманов, китапханәче Рәсимә Шәйхулова катнашты. Тантананың беренче өлешендә фәнни-гамәли конференция булды. Анда Ялчыголның нәсел дәвамчылары, килгән кунаклар чыгыш ясадылар. Рәсимә Шәйхулова Таҗетдин Ялчыголның тормыш юлында Чалпы авылы белән бәйләнеше булган, архив материаллары белән расланган кызыклы мәгълүматлар сөйләде.Таҗетдин Ялчыгол 1763 елда Чалпы авылында туа. 1775-1776 елларда, Пугачев фетнәсе бастырылгач, әтисе Ялчыгол белән Кавказ якларына күчеп китә. Таҗетдин Ялчыгол ил-дөнья буйлап гизеп, дини һәм дөньяви белем туплап, әтисенең  васыятенә тугры калып, гомеренең соңгы елларын  Югары Мәлемдә уздыра. Горур биек таулар кочып алган, итәгендә чәчәкле, җиләкле, мәтрүшкәле болын-кырлар җәйрәп яткан гаҗәеп матур табигатьле Мәлемгә төпләнеп ялгышмаган. Табигать баласы, җир кешесе булган ул: шифалы үләннәр белән кешеләрне дәвалаган. Ялчыгол Югары Мәлемдә   14 ел (1825-1838) яшәп, балаларга дини белем биреп, исламга хезмәт иткән, тирән катламнарга киткән зыялы нәсел һәм бүген дә актуаль булган китап-басмалар, Һәфтияк Шәриф, гаҗәеп гыйлем мирасы калдырган. Шуңа да Таҗетдин Ялчыгол Зәй районы җитәкчелеге,  җирле халык тарафыннан хөрмәтләнә, аның рухы зурлана.

 

Мәлемдә Таҗетдин Ялчыгол яшәгән нигез бүгенге көндә дә буш тормый. Бу нигездә   Сөнгатулла тармагыннан алтынчы буын онык Сәет гаиләсе белән яши, ерак бабасының шөгылен - кешеләрне сихәтләнерү эшен дәвам итә ул. Бу нигезгә горурлыгыбыз салынган таш амбар шаһит, ул әле дә саклана. Без, истәлекле вакыйгада катнашуыбызга шат булып, күп мәгълүматлар алып, горурлыгыбыз Таҗетдин Ялчыгол йөргән сукмаклардан йөреп кайттык.