Чалпинская сельская библиотека - филиал № 29

"Бөек Ватан сугышы еллары"

22 июнь-Хәтер һәм кайгы көне. 1941 елның 22 июнь таңында- фашистлар Германиясе илебезгә басып керә. Дәһшәтле Бөек Ватан сугышы башлана. Бертуктамый 4 ел буе барган сугышта 27 миллионнан артык халыкның гомере өзелә. Безнең Чалпы авылыннан да 629 кеше сугышка киткән. 286 ир-егетебез яу кырыннан әйләнеп кайтмаган, күпләре һәбәрсез югалган. Без илебезнең киләчәге, тынычлыгы өчен башларын салган каһарманнарыбыз алдында баш иябез. Без - бу коточкыч сугышта җиңгән кешеләр буыны. Һәм без һәрвакыт моның белән горурланачакбыз. Бу датаны онытырга хакыбыз юк. Чалпы авыл китапханәсендә әлеге вакыйгага багышланган "Бөек Ватан сугышы еллары" дигән хәтер сәгате узды. Чарага мәктәп яны "Кояшкай" лагерында ял итүче балалар чакырылды. Укучылар игьтибарына "Китап битләре сугыш турында сөйли" дип исемләнгән китап күргәзмәсе тәкьдим ителде, авыр елларда халкыбызның батырлыгын чагылдырган кайбер әсәрләрдән өзекләрне балалар кычкырып укыды: М. Җәлил "Вәхшәт", "Дуска", "Дети-герои великой отечественной войны", Шакиров М. А. "И один в поле воин". Ватанны саклауда катнашкан һәм һәлак булган авылдашларга багышланган ''Алар илгә Җиңү китерде", "Фронтовик-укытучылар", "Чалпыда үскән лачын" дигән видеолар күрсәтелде.