"Күңелле балачак"




1июнь -җәйнең иң беренче иртәсе- Балаларны яклау көне. Чалпы авыл китапханәсендә балаларны яклау көне уңаеннан, мәктәп яны лагеры балалары өчен "Күңелле балачак" дип исемләнгән бәйрәм чарасы үтте. Алар өчен "Балалар дөньясы" дигән мавыктыргыч журналлардан күргәзмә оештырылып мәгълүмат бирелде. Балалар төрле төсләр белән бизәлгән журнал битләрендәге күпсанлы кызыклы фактлар белән таныштылар, кызыклы сорауларга, табышмакларга җавап бирделәр. Бәйрәмнең икенче өлешендә балалар өчен Татар халык уеннары әзерләнде. Алар "Кем җитез", "Унике таяк', "Яулык бәйләш', "Урындыклар" һәм башка уеннарда көч сынаштылар. Балаларыбызга бәхетле балачак, якты киләчәк насыйп булсын!