"Татарча диктант"


Бүген, Чалпы авыл китапханәсе Габдулла Тукайга 140 ел тулуга багышланган, татар телен саклау һәм аны киң җәмәгатьчелек арасында популярлаштыру максатыннан оештырылган Дөньякүләм "Татарча диктант" белем тикшер акциясенә кушылды. Чарада укытучы Лилия Димухаметова җитәкчелегендә Чалпы урта мәктәбенең 9нчы сыйныф укучылары катнашты.