Чалпинская сельская библиотека - филиал № 29

#Ленинтуганкөн

Бүген, 22 апрель көнне, бөтендөнья тарихында зур урын алган дәүләт эшлеклесе, Октябрь революциясе җитәкчесе Владимир Ильич Ленинның туган көне. Шул уңайдан Бөек юлбашчы истәлегенә багышланган хәтер сәгате узды. Катнашучылар Совет чорын искә төшерделәр, октябрят, пионер, комсомол, партия рәтләренә кабул ителү мизгелләре турында истәлекләре белән уртаклаштылар. Шулай ук китапханәнең музей почмагында сакланган Бөек юлбашчы кагылышлы экспонатлар белән таныштылар, фотоальбом аша Татарстанда Ленин булган урыннарга сәяхәт кылдылар. Безнең авылда В. И. Ленинның исеме дә мәңгеләштерелгән, бер урам аның исемен йөртә һәм авылның нәкь уртасында, мәдәниият йорты территориясендә, 1976 елда эшләнгән Ленин һәйкәле бар.
Безнең буын өчен ул Ленин бабай булып, күңелләрдә яши.