Чалпинская сельская библиотека - филиал № 29

#ДеньПамятиЖертвГеноцида

19 апрель Россиядә геноцид корбаннарын искә алу көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан, Бөек Ватан сугышы елларында фашизмның тыныч халыкка каршы кылган җинаятьләре турында хәтер сәгате үтте. Чарада катнашучы укучылар Белоруссиянең Хатынь авылында фашистлар тарафыннан кылынган рәхимсез җинаятьчелеккә карата әзерләнгән "Геноцид корбаннары" дип исемләнгән видеофильм карадылар һәм Е. К. Филимонованың "Хатынь тургайлары" китабы буенча фикер алыштылар.