"ХЫЯЛЛАРГА КАНАТ КУЙГАН ИҖАТ"

Җиһанда шигырь - Тукай ае хакимлек иткән мәлдә Чалпы авыл китапханәсендә шагыйрә, прозаик, ”Гөлстан” әдәби иҗат берләшмәсе җитәкчесе, күп кенә популяр җырлар, «Болгар радиосы»ның XIII Милли музыкаль премиясе иясе, «Яңа татар җыры» конкурсы лауреаты, «Балачак җыры» бәйгесе җиңүчесе, шулай ук М.Хәсәнов исемендәге муниципаль премия лауреаты Садретдинова (Хаҗиева) Гөлчәчәк Әнәс кызының юбилее уңаеннан очрашу кичәсе үтте. Чарада Азнакай Үзәк китапханә җитәкчесе Зөлфия Әхсән кызы, методик бүлек җитәкчесе Зөлфия Гомәр кызы, хуҗалык эшләре буенча директор урынбасары Римма Рафаэль кызы катнашты. Шагыйрәнең шигырьләрен яратучылар Чалпы авылыннан гына түгел, тирә- күрше авыллардан да җыелдылар, Камышлы, ТатШуган, Чуар Абдул китапханәчеләре килде. Бәйрәм төсе алган иҗат кичәсендә Чалпы урта мәктәбе укучылары, укытучылар, китапханәчеләр, мәдәният хезмәткәрләре, шигъри җанлы авылдашлар Гөлчәчәк Әнәс кызын күркәм юбилее белән котлап җырлар бүләк иттеләр, шигырьләрен укып ирештерделәр, истәлекләр белән уртаклаштылар һәм ихлас тәбрикләү сүзләре җиткерделәр. Ветеран укытучы Рәмзия Лотфулла кызы “ Салма мине сары сагышларга” китабына тирән эчтәлекле күзәтү ясады. “Иҗатымда дөрли яшәү яме” дип исемләнгән презентация аша шагыйрәнең тормыш һәм иҗат юлы күрсәтеп барылды, шулай ук “Хыялларга канат куйган иҗат” дип аталган китап күргәзмәсе оештырылды. Гөлчәчәк Садертдинова китап укучыларның күп санлы сорауларына җавап бирде, шигырьләрен укыды, матур кичәне оештырган китапханә хезмәткәрләренә, барлык кунакларга олы рәхмәтен җиткерде. Очрашу кичәсе юбиляр башкаруында «Бәхет» җыры белән тәмамланды. Соңыннан чарада катнашучылар: ”Шагыйрәнең күпкырлы шәхес булуына сокланып утырдык”, - диделәр.