Учаллинская сельская библиотека - филиал № 28

"Бәхетле балачак илендә"

1 июнь – Халыкара балаларны яклау көне. Бу якты бәйрәм безгә иң мөһим нәрсәне искә төшерә: һәр бала кайгыртуга, куркынычсызлыкка, сәламәтлеккә һәм бәхетле балачакка хокуклы. Халыкара балаларны яклау көне күп илләрдә билгеләп үтелә. Ә беренче тапкыр ул рәсми рәвештә 1950 елда бәйрәм ителә башлый. Шушы истәлекле дата уңаеннан китапханәдә "Бәхетле балачак илендә" диеп исемләнгән әдәби уен оештырылды. Балалар бәйрәмнең килеп чыгу тарихы, әһәмияте белә таныштырылды. Чарада катнашучылар балалар өчен язылган әкиятләр буенча викторина сорауларына җавап бирде, әкият геройларынннан әкиятләр төзеделәр, яраткан әкиятләрдән өзекләр сөйләделәр һәм башка кызыклы биремнәр үтәдедәр.