Учаллинская сельская библиотека - филиал № 28

“Гаиләбез белән укыйбыз”

Гаилә - ул җылы учак. Учак янына аның әгъзалары җыела. Гаилә никадәр нык булса, аннан килгән җылылык та шулкадәр көчле була. Гаиләнең нигезе нык булырга тиеш. Гаилә ул – йорт кебек, ә нигезе нык булмаган йорт җимерелә. Әти-әни – йортның тоткасы, ә балалар – аның көзгесе. 15 май – Халыкара гаилә көне. Шушы уңайдан китапханәдә “Гаиләбез белән укыйбыз” диеп исемләнгән китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды.