#Җиңү_2026





Бүген авылыбызның Бөек Ватан сугышында Җиңү яулап кайткан һәм шушы Җиңү өчен гомерләрен биреп сугыш кырларында ятып калган авылдашларыбызга багышлап куелган һәйкәл янында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгына багышланган хәтер сәгате узды. Еллар үткән саен җиңү яулаган сугышчыларыбызның, җиңүне якынайту өчен көнне төнгә ялгап, ачлы-туклы килеш тылда хезмәт куйган авылдашларыбыз батырлыгы онытылмый, киресенчә, ул утлы елларның әһәмияте арта гына бара. Чөнки тыныч тормышның кадерен белү өчен аның нәрсә бәрәбәренә яулап алынуын истә тотарга кирәк. Бөек Ватан сугышы батырлары белән беррәттән Әфган, Чечня, бүгенге көндә Украинада баручы махсус хәрби операциядә катнашучы егетләребез дә ихтирам белән искә алынды. Украинадагы авылдашларыбызга сугышлар бетеп, исән-имин туган йортларына кайтсыннар дигән изге теләкләр теләнде. Сугышлар бетсен! Күкләребез аяз, илләр тыныч булсын!