“Татарча диктант”


25 апрель көнне Үчәлле авыл китапханәсе 11 тапкыр узучы Дөньякүләм “Татарча диктант” белем тикшерү акциясендә катнашты. Быел акциядә катнашып белемнәрен сынарга килгән авылдашларыбыз бөек шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллыгына багышлап “Туган тел” шигырен һәм “Бәхет” диеп исемләнгән әсәрен яздылар.