"Илне саклау - изге бурыч"


Ватанны саклау - ир-егетләребезнең буыннан-буынга күчкән изге бурычы. Хәрби хезмәттәге кешеләр олы ихтирамга лаек. Алар илебезнең чикләрен, безнең тыныч тормышыбызны уяу саклыйлар. Бик борынгы заманнардан ук Ватан сакчысы булу дәрәҗәле, абруйлы һөнәрләрдән саналган. Бабайлар, әтиләр, абыйлар туган ил алдындагы бурычларын намус белән үтәгәннәр. 2 апрель көнне Үчәлле авыл китапханәсендә "Илне саклау - изге бурыч" диеп исемләнгән батырлык сәгате узды. Балалар өчен махсус хәрби операциядән ялга кайткан авылдашыбыз Ибрагимов Гадел Радик улы белән очрашу әзерләнде. Гадел үзләренең яшәү шартлары, кайда кем булып хезмәт итүе, махсус хәрби операциядә катнышучы сугышчылар өчен нинди сыйфатларның бик кирәк булуы турында сөйләде. Балалар да үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр. Чара барышында Үчәлле авыл җирлеге башлыгы Гөлшат Мөдәрис кызы, Расиха Сәгыйрь кызы Гаделгә үзләренең изге теләкләрен теләделәр.